23 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «СССР. Тарихта 70 ел» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Советлар Союзы төзелүнең 100 еллыгына багышланган, 700дән артык уникаль экспонатларда аның төрле чорлары чагылыш тапкан. Аларның күбесе музей фондларыннан берничә дистә ел китмәде.
Татарстан Милли музееның «СССР. Тарихта 70 ел» күргәзмәсе 2022 елгы иң эре күргәзмә проектларының берсе, ул совет чорын документларда, фотографияләрдә, акча купюраларында, көнкүреш әйберләрдә чагылдыра. Күргәзмәдә 1917 елдан 1993 елга кадәр 700 экспонат тәкъдим ителгән.
Күргәзмә масштаблы булу сәбәпле, чара ачылыр алдыннан музей өлешчә реэкспозиция уздырды – бер залны махсус рәвештә азат итте.
Күргәзмәне 2023 елның 1 мартына кадәр музейга керү билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин булачак.