Россия ислам институтында Россиядә ислам дине яшәеше тарихы турында беренче монографияне күрсәтәчәкләр

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 12 гыйнварында Россия ислам институтында уникаль басма - «Россиядә ислам тарихы» китабын тәкъдир итәчәкләр. Басма Идел буе Болгар халкы тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф ярдәм фонды тырышлыгы белән дөньяга нәшер ителде.

Китап рус, инглиз һәм гарәп телләрендә Россия ислам институты диварларында ислам тарихы өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре тарафыннан иҗат ителде.

«Россиядә ислам тарихы» китабын тәкъдир итүдә:

-Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин - РИИ һәм КИУ ректоры, ТР мөфтиятенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, сәяси фәннәр докторы, профессор.

-Сәид хәзрәт Шаһавиев - КИУ дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты катнаша.

Үткәрү вакыты һәм урыны: 2023 елның 12 гыйнварында 11:00 сәгатьтә, Россия ислам институты ( Казан, Газовая ур., 19 йорт, 3 кат, 320 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International