ТР Милли китапханәсе Татарстанның 2023 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календарен тәкъдим итте

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстанның 2023 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар календарен төзеде.

Сылтама буенча күчәргә һәм бу Календарь белән танышырга тәкъдим итәбез.

Ә менә гыйнвар аена истәлекле даталар календаре.

3 гыйнвар – Шагыйрь, драматург ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевның тууына 90 ел (1933–2004)

7 гыйнвар – Режиссёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның тууына 120 ел (1903–1978)

10 гыйнвар – ТАССРның халык артисты Илдар Мәҗитнең (Абделмәҗит Хуҗи улы Әбдюшевнең) тууына 125 ел (1898–1952)

Журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Гомәр улы Гомәрнең (Гомәровнең) тууына 90 ел (1933– 2020)

11 гыйнвар – Дин эшлеклесе, педагог, тарихчы Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәшинең тууына 160 ел (1863–1936)

13 гыйнвар – Драматург, шагыйрь, публицист Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев)ның тууына 125 ел (1898–1942)

15 гыйнвар – Җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзал кызы Авзалованың тууына 90 ел (1933–2017)

Җырчы, ТАССРның халык артисты Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева)ның тууына 80 ел (1943–2006)

16 гыйнвар – Балалар язучысы, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 90 ел (1933–2002)

20 гыйнвар – Баянчы, музыкаль фольклор җыючы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рокыя Габдрахман кызы Ибраһимованың тууына 110 ел (1913– 1998)

26 гыйнвар – Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәеваның тууына 110 ел (1913–1986)

27 гыйнвар – Театр белгече, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Фатих кызы Усманованың тууына 100 ел (1923–2014)

29 гыйнвар – Актёр, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәрим Ибраһим улы Гыйльмановның тууына 110 ел (1913–1964)

Календарьны төзүче – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International