"Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясе "Чибәр кызлар" мюзиклы премьерасын тәкъдим итәчәк

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

11 гыйнварда Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил премиясе иясе, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, татар әдәбияты классигы Рәзил Вәлиев пьесасы буенча "Чибәр кызлар" мюзиклының премьерасы,булачак.

Сәхнә әсәре "Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!" пьесасының рус телле варианты булып тора (Рәшид Заһидуллин белән Елена Аржакованың ирекле тәрҗемәсе).

30 елдан артык элек язылган һәм театр сәхнәсендә уңышлы барган әсәр яңа ачылыш тапты.

Спектакль өстендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин эшләде. Музыкаль номерлар һәр геройның образын ачарга ярдәм итә, аның яшерен хисләрен һәм хыялларын чагылдыра.

Рәссам Асель Исмәгыйлева, композитор Юрий Чаплин, хореограф Олег Мельников. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International