«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары уңышлы тәмамланды

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары уңышлы тәмамланды. 16 декабрьдә башланган бәйрәм марафоны 8 гыйнварда тәмамланды.

Быел нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа ел төнендә төш» дип исемләнгән тылсымлы тамаша тәкъдим ителде. Һәр спектакльдән соң театр фойесында Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында чыршы тирәли интермедия чарасы уйнатылды. Яңа ел программасы күп кенә интерактив уеннарны, җырларны, биюләрне үз эченә алды, ә балалар илнең төп тылсымчысы белән чыршы утын кабыздылар.

«Яңа ел чаралары» вакытында театр артистлары 112 тамаша уйнады, театрда 28 мең тамашачы булды. Яңа ел тамашаларында театрның бөтен актерлар - 30 артист катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International