Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, төгәлрәк әйтсәк 2022 елның 25 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы территориясенә 230 меңнән артык кеше килгән, ә Яңа ел ярминкәсендә 200 мең турист һәм шәһәр халкы кунак булган.
2022 елның 16 декабрендә Казан Кремле музейларында театральләштерелгән балалар тамашалары һәм яңа ел программалары - мастер-класслар, квестлар һәм музей күргәзмәләре буенча экскурсияләр башланган иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремле музеенда 25 мең кеше булган. Ә 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Музей-тыюлык территориясендә өлкән һәм нәни тамашачылар өчен тылсымлы тамаша - "УхПухи" урам спектакле уйналды.
Гыйнвар каникулларында Музей-тыюлык территориясендә шулай ук экскурсион программа оештырылган иде, әлеге программадан Казан Кремлендә 27 мең кеше файдаланды. Бәйрәмнәрдә кунаклар борынгы крепость тарихы һәм шәһәр легендалары белән таныштылар, шулай ук шәһәрнең бәйрәмчә бизәлгән урыннарында ике катлы автобуста "Казанда Яңа ел" экскурсиясендә булдылар.
Быел беренче тапкыр җәмәгать урыны буларак кышкы ишегалды ачылды: 20 декабрьдә Яңа ел Кремль ярминкәсе, ә 25 декабрьдә мәдәни чаралар программасы старт алды. Биредә балалар спектакльләре, экскурсияләр, театраль перформанслар һәм музыкаль кичәләр узды, Казан актерлары килүчеләр белән бергә халык әкиятләрен һәм хикәяләрен укыды.
Махсус Яңа ел ярминкәсе өчен "Живой город" фонды командасы "Кыш Бабайның күргән төше" спектаклен куйды. Ишегалдында инде алты спектакль узды, тагын дүртесе - 13 һәм 14 гыйнварда: һәр көнне 16:00 һәм 18:00 сәгатьтә булачак.
Программаның аерым өлеше буларак инклюзив чаралар үтте. Шулай ук, рус ишарә телендә ишегалды буйлап экскурсия уздырдылар, "Кыш Бабайның күргән төше" спектаклен күрсәттеләр. Яңа ел ярминкәсен Татарстан шәһәрләре үсеше институты "Казан Кремле" музей-тыюлыгы белән берлектә оештырды.