2026 елның 21 мартында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә милли репертуарның гәүһәре – Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты күрсәтеләчәк. Спектакль РСФСР, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, балерина, педагог, балетмейстер Нинель Даут кызы Юлтыеваның (1926-2014) тууына 100 ел тулуга багышлана.
Нинель Даут кызы Юлтыева (1926-2014) – Россия Федерациясенең (1957), Башкортстан Республикасының (1995) һәм Татарстан Республикасының (1996) халык артисты. Ленинград хореография училищесын, Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясенең балетмейстерлык бүлеген тәмамлаган. 1941-46 елларда – Башкорт опера һәм балет театры солисткасы, 1946-66 елларда – Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының прима-балеринасы.
Нинель Юлтыева «Шүрәле» балетында Сөембикә ролен беренче башкаручыларның берсе булган һәм сәхнә тормышының барлык елларында да бу партиядән аерылмаган. «Нәфис лирик талант, матур табигый һәм һөнәри бирелгәнлек артист Н.Д.Юлтыевага тамашачыга йомшак тәэсирле образ күрсәтергә ярдәм итә. Юлтыева кошка караганда күбрәк кыз, һәм кешеләргә, аларның тормышына омтылыш спектакль дәвамында аның башкаруындагы партиянең эченнән үтеп тора... Анда явызлыкка актив каршы тору омтылышы, тормыш матурлыгын тоюдан зур шатлык бар», – дип язган Сөембикә-Юлтыева турында билгеле совет балет тәнкыйтьчесе Н.Эльяш.
21 марттагы спектакльдә төп партияләрне башкаралар: Аманда Гомес (Сөембикә), Салават Булатов (Былтыр), Олег Ивенко (Шүрәле), Лана Халимова һәм Наил Салеев (Утлы әби һәм Шайтан), Аза Апакина һәм Станислав Сырадоев (Баш кодалар). Спектакльдә театр балет артистлары, оркестр катнаша, дирижер – Нуржан Байбусинов (Казакъстан). Спектакль башлану сәгате 18.00.