Казанда, Казан ипподромы территориясендә төрки һәм фарсы халыкларында Яңа ел һәм язгы көн-төн тигезләнү көнен символлаштыручы «Нәүрүз» республика бәйрәме узды. Быел республика «Нәүрүз» бәйрәменә 11 меңгә якын кунак килде.
Иртән бәйрәм майданында интерактив мәйданчыклар, күпмилләтле концерт программасы, халык кәсепләре һәм һөнәрләре изделияләре күргәзмәсе-ярминкәсе, Нәүрүзнең традицион халык уеннары һәм күңел ачу чаралары оештырылды.
Үз традицияләрен, аш-суларын һәм иҗат номерларын әзербайҗаннар, әфганнар, казакълар, кыргызлар, башкортлар, тәҗикләр, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр, иранлылар һәм республиканың башка милләт-мәдәни автономияләре вәкилләре тәкъдим итте.
«Иң матур язгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – узган елдагы кебек үк күңелле оештырылган. Бу бәйрәм чынлап та яңарышны аңлата. Ул республикада яшәүче халыклар бердәмлегенең символы. Бәйрәм белән!» – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистлар белән әңгәмәсендә.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәйданчыкларында кунакларны хуш исле пылау һәм башка милли ризыклар белән сыйладылар.
Этномаркет кунакларны Татарстан халыклары мәдәниятен чагылдырган төрле продукция белән сөендерде – 50дән артык катнашучы халык-кулланма иҗаты товарларын, көнкүреш әйберләрен, милли ашамлыкларны тәкъдим итте.