Бүген төнлә 96 яшендә Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар композиторы Сәйяр Зиннәт улы Хәбибулин вафат булды.
Сәйяр Хәбибулин бай иҗат мирасы калдырды, җитмештән артык лирик көй иҗат итте. Аның әсәрләре, шул исәптән халык яраткан «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры, төрле елларда легендар башкаручылар — Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов репертуарын бизәде.
Хәзерге вакытта композиторның җырлары сәхнәдә уңышлы башкарылуын дәвам итә.
Гомеренең соңгы елларына кадәр композитор актив иҗат итүен дәвам иттерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Сәйяр Зиннәт улы Хәбибулинның гаиләсенә, якыннарына, хезмәттәшләренә һәм барлык иҗат сөючеләренә ихлас тәгъзия белдерә.