Бөтендөнья театр көненә һәм РФ Театр эшлеклеләре союзының 150 еллыгына ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китап күргәзмәсе әзерләгән.
РФ Театр эшлеклеләре союзы үзенең бер ярым гасырлык тарихы дәвамында берничә исем алыштырган. 1877 елда – рус артистларының үзара ярдәмләшүенең Беренче җәмгыяте, 1932 елда – Бөтенроссия театр җәмгыяте (БТҖ), ул иҗади берләшмә статусын ала. Республикаларда үзаллы театр җәмгыятьләре барлыкка килә, Казанда бу – БТҖнең Татарстан бүлеге. 1996 елда – «Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре союзы (Бөтенроссия театр җәмгыяте)».
РФ Театр эшлеклеләре союзы (БТҖ) җитәкчелегендә рус театрының Александр Яблочкина, Михаил Царёв, Михаил Ульянов, Александр Калягин кебек корифеелары торган. 2023 елдан Театр эшлеклеләре союзын Владимир Машков җитәкли.
1922 елдан Бөтенроссия театр җәмгыяте нәшрият эшчәнлеген башлый: театр тарихы, театр куелышлары, актерлар, режиссерлар турында китаплар нәшер ителә.
Россия милли театры эшчәнлегенең иҗади портретын ачучы китаплар, грамъязмалар ТР Милли китапханәсендә урнашкан «Замана артында: рампа яктысында 150 ел» күргәзмәсендә тәкъдим ителә.
Экспонатлар белән 16-31 март көннәрендә классик уку залында танышырга, грамъязмаларны Милли китапханәнең музыкаль залында тыңларга була.