Гомуми приз фонды – 5 000 000 сум.
Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе быел шулай ук Идел буе халыклары (чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт) яшьләреннән дә гаризалар кабул итә. Шарт буенча конкурста 14-35 яшьтәге казанлылар катнаша ала. Конкурсантлардан туган телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүне максат итеп куйган нәтиҗәле, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – биш миллион сум. Конкурсның тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән https://vk.com/millikznru төркемендә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе 2021 елдан оештырылып килә. Шушы еллар эчендә яшьләр тарафыннан 29 проект гамәлгә ашырылды. Алар арасында матур әдәбият, фәнни китаплар, комикслар, телефоннар өчен кушымталар, видео һәм аудио подкастлар, С.Габәши исемендәге милли музыка фестивале, балет, спектакльләр бар. Былтыргы җиңүчеләрнең әзер проектлары 5 март көнне «Яратам» яшьләр клубында тәкъдим ителгән иде.