ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

2021 елда Татарстан коммерциячел булмаган сектор эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча Россиядә топ-3 төбәк исемлегенә керде. Бүген Казанда социаль коммерциячел булмаган оешмаларның V республика форумы утырышында эш планнары һәм булган проблемалар турында фикерләр әйтелде. Оешма вәкилләре белән әңгәмәдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

2022 елның 8 июлендә «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәмен уздыруның төп мәйданчыгы Яшел Үзәнк шәһәренең «Авангард» паркы булачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә шәһәр күле территориясендә ачыла. 

 

6 июльдә 12.00 сәгатьтә Зөя утрау -шәһәрчегенең тарих музееның күргәзмәләр залында «Зөя утрау-шәһәрчегендә Идел буе болгарлары: бөек чорның матди һәм рухи эзләре» күргәзмәсе ачылачак. Ул Идел Болгары (VIII-X гг) һәм XX гасыр башына кадәр татар халкы тарихына багышланган. Күргәзмә Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына ачыла.

Казан Кремлендә Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсында җиңүче булган БалагурЛаб театр лабораториясе дәвам итә.

1 июльдә XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы басылып чыкты. Регламент буенча конкурс программасы 10 фильмнан тора. Барлыгы быел дөньяның 44 иленнән 625 гариза теркәлгән.

2022 елның 8 июнендә «Бергә яшәргә–2022» премиясенә гаризалар кабул итү тәмамланды. Россиянең 77 төбәгеннән вәкилләр үз теләкләрен белдерделәр, аларның гомуми саны – 513: бу 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк, Татарстаннан 25 гариза кергән, тагын да күбрәк Мәскәү өлкәсеннән генә.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

2 июль Алабуга шәһәре мәдәният сараенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган II Бөтенроссия белем бирү пленэр-симпозиумында катнашучыларның хезмәтләреннән торган күргәзмә ачылды.

 

7 июль Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясендә 16:00 сәгатьтә «Война и мир» исеме астында Петербург проекты ачыла.

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.

«Гырон быдтон» бәйрәменә республиканың һәм илнең башка төбәкләреннән бик күп кунаклар килде. Бәйрәмне ачу тантанасы ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International