«Гырон быдтон» бәйрәменә республиканың һәм илнең башка төбәкләреннән бик күп кунаклар килде. Бәйрәмне ачу тантанасы ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында узды.
Кунаклар өчен алты мәйданчык әзерләнгән иде, анда рус, чуаш, татар һәм удмурт халыкларының милли көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булды.
2023 елда бу бәйрәм Татарстанның Кукмара районында узачак. Бәйрәмне тапшыру символы - тынычлык урнаштыручы үрдәк.