Алабугада II Бөтенроссия белем бирү пленэр-симпозиумында катнашучыларның күргәзмәсе ачылды

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2 июль Алабуга шәһәре мәдәният сараенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган II Бөтенроссия белем бирү пленэр-симпозиумында катнашучыларның хезмәтләреннән торган күргәзмә ачылды.

Проектта Ижевск, Казан, Самара, Череповец, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән профессиональ остаз - рәссамнар кул астында пленэрда катнашучы укучылар 14 көн дәвамында Алабуга районындагы ислам диненең 1100 еллык тарихы белән бәйле мәчетләрен һәм мәдәни объектларын рәсемдә гәүдәләндерделәр.

Күргәзмәдән соң егерме картина Алабуга Мөхтәсибәтенә бушлай тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International