7 июль Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясендә 16:00 сәгатьтә «Война и мир» исеме астында Петербург проекты ачыла.
Күргәзмә Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләрендә берничә мәйданчыкта инде күрсәтелде, хәзер Казанда ачылачак.
Экспозициядә Россиянең халык рәссамы, академик Александр Быстров һәм аның укучылары Роман Абдуллин, Чермен Гугкаев, Марат Кесаев һәм Сергей Некрасов башкарган иллегә якын картина һәм монументаль әсәрләр тәшкил итәчәк.
Күргәзмәгә керү ирекле. Күргәзмә 14 августка кадәр эшли. 12+