8 июль көнне «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәме була

2022 елның 5 июле, сишәмбе

2022 елның 8 июлендә «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәмен уздыруның төп мәйданчыгы Яшел Үзәнк шәһәренең «Авангард» паркы булачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә шәһәр күле территориясендә ачыла. 

«Авангард» мәйданчыгында 17:00 сәгатьтән борынгы рус язуы, беләзекләр үрү һәм курчаклар ясау буенча мастер-класслар эшли. Бәйрәмнең һәр кунагы күл тирәли әйлән-бәйлән, уеннарда катнаша, традицион йолалар буенча суга чәчәкләр сала алачак.

Бәйрәмдә беренче тапкыр тимерчелек эше, Россия Тимерчеләр берлеге патронажы астында мастер-класслар узачак, ә урам этно-театры иҗади программа белән сөендерәчәк. Чараның финалында кунакларны утлы шоу һәм традицион учак көтә.

Татарстан Республикасында 1996 елдан бирле «Иван Купала» халык йола бәйрәме уздырыла. Бәйрәм Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә узды.

ПРОГРАММА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International