2021 елда Татарстан коммерциячел булмаган сектор эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча Россиядә топ-3 төбәк исемлегенә керде.
Бүген Казанда социаль коммерциячел булмаган оешмаларның V республика форумы утырышында эш планнары һәм булган проблемалар турында фикерләр әйтелде.
Оешма вәкилләре белән әңгәмәдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Дамир Натфуллин сөйләгәнчә, ТР Мәдәният министрлыгы мәдәният өлкәсендә социаль проектларны гамәлгә ашыручы 60 коммерцияле булмаган оешма белән хезмәттәшлек итә. Шул ук вакытта коммерциягә карамаган секторга ярдәмнең гомуми күләме 2021 елда 324,8 млн сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, креатив идеяләр банкын төзү, социаль коммерциячел булмаган оешма вәкилләре өчен стажировка кампанияләре булдыру идеясе дә яңгырады, грантларга гариза әзерләү һәм гамәлгә ашыру, бу эшкә муниципалитет вәкилләрен җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу һәм башкалар каралды.