Зөя утрау-шәһәрчегендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

2022 елның 5 июле, сишәмбе

6 июльдә 12.00 сәгатьтә Зөя утрау -шәһәрчегенең тарих музееның күргәзмәләр залында «Зөя утрау-шәһәрчегендә Идел буе болгарлары: бөек чорның матди һәм рухи эзләре» күргәзмәсе ачылачак. Ул Идел Болгары (VIII-X гг) һәм XX гасыр башына кадәр татар халкы тарихына багышланган. Күргәзмә Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына ачыла.

Экспозиция берничә тематик бүлектән тора. Күргәзмәдә 300дән артык экспонат тәкъдим ителә. 

Төбәкара күргәзмә проектында катнашучылар: ТР Милли музее, И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе туган якны өйрәнү музее, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан археология музее, Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә.

Күргәзмә ТР Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән булдырылды.

Күргәзмә 2022 елның 6 июль - 19 сентябренә кадәр дәвам итә.

Зөя утрау шәһәрчегенең тарих музее күргәзмә залы (4 нче корпус).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International