1 июльдә XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы басылып чыкты. Регламент буенча конкурс программасы 10 фильмнан тора. Барлыгы быел дөньяның 44 иленнән 625 гариза теркәлгән.
Сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева быел фестивальнең географиясе киң булуын хәбәр итте. Төп конкурс программасында Төркия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Бангладеш, Россия, Мисыр һәм Шри-Ланка фильмнары, шулай ук уртак Ливан-Германия һәм Татарстан Республикасы-Казахстан фильмнары тәкъдим ителде.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.