2022 елның 15 июлендә 18:30 сәгатьтә Алабуга шәһәренең төп сәхнәсендә «Россиянең әдәби шәһәре» дигән мактаулы исем бирү тантанасы узачак. Тантана Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыкаль фестивале кысаларында үтәчәк. Тамашачыларны бөек шагыйрә М.И.Цветаевага багышланган концерт көтә.
2022 елның 14 июлендә 10:30 сәгатьтә рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Гавриил Роман улы Державин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булачак. Быел тантана шагыйрьнең тууына 279 ел тулуга багышланган.
2022 елның 19 июлендә «Киномакс-IMAX» кинотеатрында (Павлюхин ур., 91 йорт, «KazanMall» ТРЦ, 3 кат) Патриарх Гермоген турында «Святитель» фильмының Казанда премьерасы була. Фильм 50 еллык рус тарихын колачлый, Иван Грозный идарәсеннән алып Романовлар династиясенә кадәр вакыт тасвирлана.
Фестиваль 26-28 августта “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә узачак.
«Веретёнце: кино о глубинах Татарстана» проекты Татарстан Республикасы авылларында яшәүче традицияләрнең, гореф-гадәтләрнең, риваятьләрнең күптөрлелеген чагылдырачак.
Агымдагы ай башында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы игълан ителде.
Сайлап алу комиссиясе әгъзасы Светлана Слапке сүзләренчә, фильмнар географик, дини һәм мәдәни төрлелеге белән аерылып тора.
"Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы белгечләре Павел Тиняев һәм Андрей Богданов "Халык көймәсе" фестивален тәкъдир итү өчен Архангельскка киттеләр.
Быел җәй Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Sample галереясе командасы һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган Artweekends фестиваль-уикендлар сериясе узачак.
Барлык чаралар "Алмет" иҗтимагый үзәгендә узачак. Керү бушлай, теркәлү сорала.
Кунакларны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова каршы алды.
2022 елның 7 июленнән 10 июленә кадәр Мәскәүнең М.Горький исемендәге паркында илдә креатив индустрияләрне үстерүгә, икътисади һәм технологик чикләү шартларында карарлар эзләүгә юнәлтелгән "Россия креатив атнасы" форумы уза.