Агымдагы ай башында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы игълан ителде.
Сайлап алу комиссиясе әгъзасы Светлана Слапке сүзләренчә, фильмнар географик, дини һәм мәдәни төрлелеге белән аерылып тора.
XVIII Казан кинофестивале конкурс программасы фильмнары проектның рухына тематик рәвештә туры килә, гуманизм һәм толерантлык принципларын гәүдәләндерә.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уздырыла.
Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия мөфтиләре советы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты.
Фестивальне оештыручы - Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасының «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге.