15 июльдән 17 июльгә кадәр "Славян базары" Халыкара сәнгать фестивале кысаларында Витебск шәһәрендә Союз дәүләте көннәре уза.
2022 елның 14 июлендә күренекле дәүләт эшлеклесе һәм бөек рус шагыйре Гавриил Роман улы Державинның тууына 279 ел тулу уңаеннан Казанда һәм Лаешта бәйрәм чаралары узды.
20 июль көнне Ислам үзәгендә Чистай, Нариманов ур., 74) Россия сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков һәм Казан рәссамы Полина Илюшкинаның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәләре ачыла.
Казанда балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары һәм «Идел очрашулары-32» киностудияләр халыкара фестивале тәмамланды, ул Россиянең 48 төбәгеннән 620 катнашучыны җыйды.
15 июльдә Горький һәм Шаляпин музеенда "Искиткеч Зөя утрау-каласы" ("Очарованные Свияжском") күргәзмәсен тәкъдир итү булачак. Казанның 3 рәссамы Анатолий Егоров, Елена Бондарчук һәм Иннокентий Коробцовның картиналары тәкъдим ителә. Аларның һәркайсы уникаль утрау-шәһәрне үзенчә тасвирлый.
Бүген Казанның Лядск бакчасында рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Р. Державинның тууына 279 ел тулу уңаеннан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
16 июльдән Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагерендә "Созвездие-Йолдызлык" җәйге иҗади сменасы башлана. Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең 210 лауреаты һәм җиңүчесе 15 көн дәвамында шунда ял итәчәк.
Бу эссе атнаның рәхәт шимбә кичендә Татар китабы йортының ишегалдында үтәчәк концерт-презентацияга рәхим итегез. Чараның максаты — Татар китабы йортының яңа программалары һәм проектларын тәкъдим итү. Ә алар байтак: быел музейда яңа клуб эшли башлый, коворкинг зонасы яңартыла һәм «Кулъязма» кибете белән беррәттән каһвәханә дә ачыла.
Озак фикер алышулардан соң, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе «Милли конкурс» номинациясенә кертелгән фильмнар исемлеген төзеде.
«ФормART» Идел буе федераль округының стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасыннан фестивальнең сайлап алу этабында «Бию» әсәре белән Даниил Сергеев җиңүче булды. Проект РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча өченче ел гамәлгә ашырыла.