Быел җәй Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Sample галереясе командасы һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган Artweekends фестиваль-уикендлар сериясе узачак.
Барлык чаралар "Алмет" иҗтимагый үзәгендә узачак. Керү бушлай, теркәлү сорала.
Җәйге программа заманча мәдәният белән кызыксынучы шәһәр халкын берләштерәчәк. Барлыгы дүрт тематик уикенд узачак.
Беренче уикенд заманча театрга багышланган.
Кайчан? 15-17 июль.
Кайда? “Әлмәт” иҗтимагый үзәге (Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 69а)
Программа һәм теркәлү: https://smena-kazan.timepad.ru/event/2094441/