2022 елның 15 июлендә 18:30 сәгатьтә Алабуга шәһәренең төп сәхнәсендә «Россиянең әдәби шәһәре» дигән мактаулы исем бирү тантанасы узачак. Тантана Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыкаль фестивале кысаларында үтәчәк. Тамашачыларны бөек шагыйрә М.И.Цветаевага багышланган концерт көтә.
2022 елның 16 июлендә 12:00 сәгатьтә Б.Пастернак исемендәге паркта Чистай шәһәренә Россиянең әдәби шәһәре исемен тапшыру тантанасы планлаштырыла.
12:45 сәг. Борис Пастернак Мемориаль музеенда Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлегенең иҗат интеллигенциясе белән әдәби очрашу башлана. “Кичә. Бүген. Иртәгә». темасына фикер алышу булачак.