2022 елның 19 июлендә «Киномакс-IMAX» кинотеатрында (Павлюхин ур., 91 йорт, «KazanMall» ТРЦ, 3 кат) Патриарх Гермоген турында «Святитель» фильмының Казанда премьерасы була. Фильм 50 еллык рус тарихын колачлый, Иван Грозный идарәсеннән алып Романовлар династиясенә кадәр вакыт тасвирлана.
Фильмда Россиянең атаклы артистлары Екатерина Гусева, Александр Балуев һәм Дмитрий Певцов төшкән. Фильмның режиссеры - халыкара кинофестивальләр лауреаты, “Ника” һәм “Алтын бөркет” кинопремияләре номинанты Алексей Барыкин. Фильм Казан һәм Мәскәүнең тарихи локацияләрендә, шул исәптән Кызыл мәйданда һәм Мәскәү Кремле, Казан Кремле биналарында, Казан федераль университетының тарихи китапханәсендә, шулай ук Казан федераль университеты павильонында махсус төзелгән декорацияләрендә төшерелде.
Сеанс 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле!