Мәдәният министры Ирада Әюпова "Россия креатив атнасы" форумында катнашты

2022 елның 8 июле, җомга

2022 елның 7 июленнән 10 июленә кадәр Мәскәүнең М.Горький исемендәге паркында илдә креатив индустрияләрне үстерүгә, икътисади һәм технологик чикләү шартларында карарлар эзләүгә юнәлтелгән "Россия креатив атнасы" форумы уза. 

Анда Россиянең 40 төбәгеннән 1 меңгә якын спикер һәм делегация вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасын мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдир итә. 

Форумның төп темалары: Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, территорияләрне үстерү, креатив шәһәрләр һәм кластерлар, рус коды, иҗади эшкуарлык, интеллектуаль хокуклар әйләнешенең хокукый инструментлары, креатив һәм иҗади тармакларга системалы якын килү, креатив индустрияләр өчен цифрлы стратегияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International