«Веретёнце: кино о глубинах Татарстана» проекты Татарстан Республикасы авылларында яшәүче традицияләрнең, гореф-гадәтләрнең, риваятьләрнең күптөрлелеген чагылдырачак.
Документаль фильм кысаларында (51 минут) 3 авыл: Бессоново (Тәтеш районы), Селенгуши (Норлат районы), Белкино (Питрәч районы) чагылыш табачак. Җирлекләр гореф-гадәтләр, милли ризыклар һәм аерылып торырлык итеп сайлап алынган.
Проектның төп бурычы - документаль фильм булдыру гына түгел, ә халыкның үзләрен фольклор җыюга җәлеп итү.
Фильмның премьерасы 2022 елның ноябренә планлаштырылган. Ул «Мир» кинотеатрында узачак.
Проектны гамәлгә ашыруны kinonaiznanku.ru сайтында күзәтергә мөмкин.