Югары квалификацияле кадрларны арктик зонаның инновацион проектларына җәлеп итү буенча иң масштаблы "Арктика чакыруы" федераль программасында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
20 июльдә 14:00 сәгатьтә Казан Богородицкий монастыренда (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 5) Казан епархиясе музее ачыла.
2022 елның 5, 6, 7 августында Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.
2022 елның июненнән ноябренә кадәр #КультураДонорству#КультурныйКодДонора Россиякүләм акциясенең төп этабы уздырыла. Бөтенроссия акциясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елының төп чаралары программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
17 июль көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган пианист Борис Березовскийның "Алабугада җәйге кичләр" IV Халыкара фестивале ябылды.
Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «АГА БАЗАР» («БОЛЬШОЙ БАЗАР») оештырыла, анда уникаль кул эшләре товарлары белән сәүдә рәтләре, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыльләре булган һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә – 17 июльдә 64нче яшендә милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, Татарстан Республикасының халык артисткасы Раушания Хөснетдин кызы Юкачева кинәт вафат булды.
2022 елның 15 июлендә Алабуга шәһәренә “Россиянең әдәби шәһәре” дигән мактаулы исем бирелде. Тантана Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыка фестивале кысаларында узды. Бу көнне тамашачылар өчен М.И.Цветаевага багышланган концерт тәкъдим ителде. Мөхтәрәм бүләкне Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевка тапшырды.
Кичә Татарстан Республикасы Саба районы Корсабаш авылында «823 чакрым» дип исемләнгән тулы метражлы сәнгать фильмын төшерү башланды.
"Талантлар эрасы" балалар һәм яшүсмерләр халык җырын башкару халыкара фестивале 2 турда узачак һәм бөтен Россия һәм БДБ илләреннән халык башкаруында жанрында эшләүче иҗат коллективларын җыячак.
Беренче тур кысаларында видеоязмалар буенча жюри 60 коллективны сайлап алачак, алар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак Фестиваль финалына чакырылачак.
Фестивальнең номинацияләре: халык вокалы, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип.
Фестивальдә катнашу бушлай. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат eratalantov.ru сайтында.