2022 елның 15 июлендә Алабуга шәһәренә “Россиянең әдәби шәһәре” дигән мактаулы исем бирелде. Тантана Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыка фестивале кысаларында узды. Бу көнне тамашачылар өчен М.И.Цветаевага багышланган концерт тәкъдим ителде. Мөхтәрәм бүләкне Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевка тапшырды.
2022 елның 16 июлендә Чистай шәһәренә дә «Россиянең әдәби шәһәре» исемен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасы Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм республиканың иҗат җәмәгатьчелеге катнашында узды.
Татарстан Республикасы шәһәрләре беренче тапкыр әлеге статусны ала.