Агымдагы елның 26 апрелендә Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерты узачак.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 2006 елдан башлап уздырыла. Быел әлеге акция 21 тапкыр үткәреләчәк һәм үз эченә 20дән артык чараны һәм проектны алачак. Акция Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының барлык районнарында да оештырыла. Аның гомуми аудиториясе 20 меңнән артык кешене колачлый. Соңгы ун елда проект татар яшьләрен 50дән артык яңа музыкаль төркем һәм башкаручы белән таныштырды. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, пандемия вакытында да тормышка ашырылды һәм бүгенге көндә ул киң колачлы иҗтимагый хәрәкәткә әверелде.
Чараның төп максаты – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аның абруен күтәрү һәм яшь буынны милли мәдәният, милли кыйммәтләр белән якыннанрак таныштырудан гыйбарәт. Әлеге чарада белем бирү оешмалары, балалар бакчалары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук республика халкы да актив катнаша.
«Мин татарча яшим!» – быелгы акциянең төп концепциясе. Бу бер вакыйга, бер акция, бер ай яки бер көн генә түгел, ә тормыш рәвеше. «Мин татарча сөйләшәм» дию – бер нәрсә, ә «мин татарча яшим» дию икенче: ул бөтен тормышны колачлый. Концепциянең нигезендә гади, ләкин тирән мәгънәле фикер ята: татар теле – дәреслектәге кагыйдәләр генә түгел, ул безнең уйларыбыз, хисләребез, аралашуыбыз, эшебез һәм иҗат итүебез. «Яшәү» – ул актив хәрәкәт, син көн саен телне сайлыйсың: кибеттә «рәхмәт» диюдән алып, балаңа китап укуга кадәр. Синең дөньяга карашың, мәдәниятең, кыйммәтләрең – барысы да татар теле аша. Без телне сакламыйбыз, без әлегә телдә яшибез!
«Мин татарча сөйләшәм!» чарасы берничә юнәлешне берләштерә:
26нчы апрельгә кадәр – мәктәп балалары өчен «Казан Квест» квест-уены, татар яшьләре өчен «Казан Квиз» интеллектуаль уены, яшь музыкантлар өчен музыкаль бәйге, алар катнашында фатирник уздыру планлыштырылган;
26 апрель көнне исә – татар телендә иҗат итүче музыкантларның гала-концерты, татар дизайнерлары «Ташаяк» ярминкәсе, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, шулай ук төрле интерактив чаралар һәм күргәзмәләр оештырылачак.
«Казан Квест»
21 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Казан Квест» уены узды. «Казан Квест» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән «Татар-дозор» бәйгесе нигезендә яңартылган уен.
«Казан Квест»та 7-11 сыйныф укучылары катнаша, беренче этапны узган 10 команда финалга чыга. Алар Казанның төрле урыннарында оештыручылар калдырган биремнәрне табып, чишәргә тиеш.
«Казан Квест» уены җиңүчеләре 26 апрельдә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында игълан ителәчәк.
«Казан Квиз» интеллектуаль уены
23 апрель көнне 18:00 сәгатьтә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда «Казан Квиз» интеллектуаль уены узачак. Уенның төп максаты – яшь буында татар теленә, мәдәниятенә һәм фәненә мәхәббәт уяту, шулай ук татар яшьләре өчен продуктив аралашу мохитен булдыру.
«Казан Квиз» уены берничә этаптан тора һәм үз эченә татар мәдәниятенә, теленә, тарихына, шәхесләренә багышланган сорауларны ала.
«Тяжело с татарским» антипремиясе (антирейтинг)
«Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар, ел саен дәүләт оешмаларының татар теленә мөнәсәбәтен тикшереп, аларның уңай һәм тискәре рейтингларын төзи. Бу оешмаларның халыкка хезмәт күрсәткәндә Татарстан Республикасының ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен кулануы яки кулланмавы ачыклана.
Татарстанда дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре торуы республиканың Төп канунына кертелгән. Татар теленең кулланылышын тикшерүче җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел галимнәре тикшерәчәк. Быел антипремиядән тыш, антирейтинг та төзеләчәк. Нәтиҗәдә, 26 апрель көнне «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар игълан ителәчәк.
Моннан тыш, үз эшчәнлегендә татар телен актив кулланган, татар телен таратуга һәм аның кулланылышын арттыруга зур өлеш керткән коммерцияле оешмаларга исә Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Ул оешмаларның татар телен рекламада, клиентлар белән аралашуда, хезмәт күрсәтүдә һәм башка өлешләрдә кулланулары өчен бирелә.
«Ташаяк» ярминкәсе
Быел «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концерты кысаларында «Ташаяк» ярминкәсе уздырыла. «Ташаяк» – Казанда XVI гасырдан XX гасыр башына кадәр эшләгән тарихи язгы ярминкә. Ул Кирмән янында, Болак ярында урнашкан һәм Идел буенда иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган.
Бу юлы маркет темасы – Габдулла Тукай әкиятләре геройлары, татар мифологиясе каһарманнары һәм, әлбәттә татар телен популярлаштыру.
26 апрель көнне 15:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Казан Кирмәненең Гавами урынннар ишегалдында (Присутственные места Казанского Кремля) милли дизайн-маркеты эшлиячәк.
Гала-концерт
Акциянең Гала-концерты 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнендә үтә. Чара 16.00дә башлана. Быел «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты Казан Кирмәненең Гавами урынннар ишегалдында (Присутственные места Казанского Кремля) оештырыла.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты, һәр елдагыча, җанлы татар музыкасы башкаручыларын үзенә җыячак. Биредә MERAKI, Ra5im, , «Алтын бит», «Ыспай Бит», «Кармак», Elinа, Rüya, Heasam, Milyash, Taraf, «Хор түгәрәге», NOQTA, Айрат Хайруллин, АлияНур, Айдар Исхаков һәм Defne чыгышы көтелә.
Моннан тыш, танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә яңа музыкантлар да чыгыш ясаячак. Сәләтле яшьләрне барлау, аларга сәхнәгә юл ачу максатыннан, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен оештыручылар ел саен музыкаль бәйге уздыра. Катнашучылар бәйгегә видеоларын юллый, алар арасыннан иң яхшылары интернетта тавыш бирү этабына уза. Иң күп тавыш җыйган катнашучыга безнең партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче(ләр) 26 апрель көнне сәхнәдә чыгыш ясаячак.
***
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.
Акциянең партнерлары – «Түбәтәй» татар ашлары рестораннары челтәре, «Городская панорама» музее, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчаларыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.
Социаль челтәрләргә сылтамалар:
Вконтакте https://vk.com/mintatsoy
Telergam https://t.me/tatforum