Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Халыкара мәдәният көне уңаеннан котлавы

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Кадерле хезмәттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара мәдәният көне белән котлыйм!

1935 елның 15 нче апрель көнендә 21 ил тарафыннан Рерих Пактына — мәдәни кыйммәтләрне саклау турында беренче халыкара рәсми килешүгә кул куела. 
Николай Константинович Рерихка бу документны булдыру фикере Россия шәһәрләре һәм Казан буйлап сәяхәт иткәннән соң килә. Шушы Пакт нигезенә салынган кагыйдәләр күпчелек халыкара килешүләр, шул исәптән ЮНЕСКО конвенциясе нигезенә салына.

Быел без бу бәйрәмне аеруча тарихи чорда каршы алабыз. 2026 елда Казан рәсми рәвештә ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак танылды. Республикабыз башкаласы бу елда дистәләгән илләрнең фән һәм мәдәният эшлеклеләрен берләштерүче үзәккә әверелде. Бу исә — дәрәҗә генә түгел, олы хезмәт һәм зур җаваплылык та. Шул ук вакытта, бу вакыйга — Казанның халыкара мәдәният үзәге һәм милләтара гореф-гадәтләр, тел һәм дин әһелләрен берләштерү чарасы да.

Мәдәниятебезне һәркем өчен ачык, аңлаешлы һәм кызыклы итүче һәркемгә — музей, китапханә, театр, мәдәният йортлары, балалар мәдәният үзәкләре эшчеләренә, мәдәни мирасыбызны саклаучы хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, мул тормыш һәм хезмәтегездә матур нәтиҗәләргә ирешүегезне телим. Бу ел онытылмаслык вакыйгалар, яңа үрләр һәм илебез күләмендә ирешкән зур дәрәҗәләр белән истә калсын!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры, Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International