16-23 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан Республикасы шәһәрләрендә «Халкыбызның мирасы» концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Сәфәр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без — Россия» федераль программасы буенча РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Октябрьский шәһәре халкы Башкортстанда беренче булып дәүләт ансамблен 16 апрель көнне каршы алачак. Алга таба коллективны Туймазы (17 апрель), Уфа (18 апрель), Дүртөйле (19 апрель), Мәләвез (20 апрель) һәм Учалы (22 апрель) шәһәрләрендә көтәләр. Гастроль турының финал аккорды Сибай шәһәрендә 23 апрельдә яңгыраячак.
Дәүләт ансамбленең планнарында татар мәдәниятенең бар матурлыгын: күңелгә үтеп керерлек моңлы җырларны, нәзакәтле һәм дәртле биюләрне күрсәтү. Программада «Зөбәрҗәт», «Сандугач» һәм «Рәйхан» кебек әсәрләр яңгыраячак. Ә татар биюенең бар матурлыгын «Көмеш беләзек», «Сарман буенда» һ.б. куелышларда бәяләргә мөмкин булачак.
«Без Башкортстанда берничә ел булмадык, бик сагындык. Кассаларда сатуда билетларның аз калуына караганда, бу хис Башкортстан тамашачысында да бар дип ышанабыз. Бу юлы без күңелебезгә иң якын программаларның берсен — «Халкыбызның мирасы»н алып киләбез. Анда — татар халкының бар җаны. Һәм без аны күршеләргә бүләк итәчәгебезгә бик шатбыз»,— дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов.
Ул билгеләп үткәнчә, концертларда иң популяр һәм күпләргә таныш татар әсәрләре яңгыраячак. Моннан тыш, әлеге гастрольләр өчен Дәүләт ансамбле программага махсус берничә өстәмә номер керткән. Алар арасында — «Алмагачлары» һәм «Мөгълифә» исемле халык җырлары. Алар, шулай ук, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» исемле яңа куелышында да урын алды.
Исегезгә төшерәбез, РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль планы театрларга һәм ансамбльләргә илнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясарга ярдәм итә. Ул Россия мәдәниятләрен берләштерә һәм ерак шәһәрләрдә яшәүче тамашачыларга алдынгы коллективларның иң яхшы концерт-спектакльләрен күрергә мөмкинлек бирә.