13 һәм 14 апрельдә Г.Камал театрының универсаль залында «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итә.
Пьесаның туу тарихы шактый үзенчәлекле: язучы Гөлүсә Батталова эшкә алынганчы, яшь актерлар белән башта режиссер Булат Минкин шөгыльләнә. Ике атна дәвам иткән тренинглар нәтиҗәсендә спектакльдә уйнаячак унөч апушның эчке дөньясы өйрәнелә: уйланулар, борчулар, куркулар, сөенечләр – яңа әсәр әнә шул хис-кичерешләргә нигезләнеп языла. Пьесаны сәхнәгә «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова куя.
Төн. Тукай музее. 13 яшүсмер. Алар биредә нишләп йөри? Нәрсә эзли? Замана яшьләренә ниләр тынгы бирми? Аларны Тукай образы белән нәрсә бәйли? Төнге музей бүлмәләре, андагы экспонатлар күңел түрендә яшеренеп яткан нинди серләрне яктырта? Музей ишеген атлап кергәндә дус булган 13 яшүсмер, аннан кемнәр булып чыгар? Кем артык? Улмы, синме, безме?
Тиздән күрсәтеләчәк премьерада шушы сорауларга җавапны «Апуш» студиясендә шөгыльләнүче 13 яшүсмер әзерли. Алар белән сәхнә теленнән Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, вокал дәресеннән – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм музыка белгече Наилә Закирова шөгыльләнде.
«Унөч» спектакленең композиторы – Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Миләүшә Хәйруллина. Г.Тукай шигырьләренә яңа җырлар да язылды. Тамашаның сценографы, рәссамы – Юлия Кораблева. Аранжировщик – Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Кирилл Фурсов. Хореограф – Илья Леонов. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов. Тавыш режиссеры – Искәндәр Җәмилев.