«Татаркино» Алабугада (23 апрель, Иллюзион), Әлмәттә (24 апрель, «Алмет» үзәге), Чаллыда (25 апрель, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм Казанда (26 апрель, Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.
Акция кысаларында татар әкиятләре мотивлары буенча анимацион фильмнар, «Сосна чабатасы» һәм «Казан җөе» документаль фильмнары, «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы һәм «Шүрәле» фильмының премьерага кадәрге күрсәтүләре тәкъдим ителәчәк.
Тамашачылар шулай ук Гөлнара Низамиевадан анимация, «qul eşe» татар һөнәрләре бюросыннан Казан чигүе, Алсу Мәгъсумҗановадан татар халык биюе буенча остаханәләрдә катнаша алачак.
Сенсларның тулы расписаниесе һәм билетлар сайтта: https://millikino.ru/