Бүген 70 яшендә Казан журналисты Елена Чернобровкина вафат булды.
Иртәгә 30 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының зур залында (Пушкин ур., 18) 10:30 сәгатьтә хушлашу уза.
Чернобровкина озак еллар «Кичке Казан» газетасы корреспонденты булып эшли, баш мөхәррир Андрей Гавриловның «алтын» кадрлар составында йөри. Шулай ук, Елена Николай кызы «БИЗНЕС Online» газетасында 14 елга якын, шеф-мөхәррир урынбасары вазифасын алып бара, сәяси һәм социаль юнәлешне җитәкли. Иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, 2001 елда чыккан «Татарстанның демократик оппозициясе: 10 еллык юл» исемле китап авторы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Е.Н.Чернобровкинаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
25 декабрь «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты активистлары өчен уку елының көтеп алынган вакыйгасы булды. Республиканың баш Чыршы бәйрәменә «Мәдәни көндәлек.РФ порталын иң актив кулланучы» конкурсында җиңүчеләр җыелды.
Быел Республика Яңа ел чыршысы Баскет-холлда узды.
Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады.
Чыршы бәйрәмендә укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта алдынгы укучылар, шулай ук социаль категория һәм проектның активистлары, барлыгы 8000 бала катнашты!
Казан яшь тамашачылар театры «Нина әби әкиятләре» онлайн-проектын башлап җибәрде. ТР халык артисты Нина Калаганова турыдан-туры эфирда әкиятләр укый. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, автор Олеся Феоктистова рус, татар, инглиз телләрендә шигырьләр һәм прозаик әсәрләр иҗат итә. Турыдан-туры эфирны Казан яшь тамашачылар театрының «ВКонтакте» интернет челтәрендә һәм «Культура.РФ» сайтында карарга мөмкин. Эфир бүген 15:00 сәг һәм һәр чәршәмбе көннәрендә булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Союзмультфильм»киностудиясе Директорлар Советы рәисе Юлиана Слащева «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-камилләштерү үзәгендә булды.
Кунакларга югары технологияле 12 аттракционны тәкъдир иттеләр, анда һәркем мультфильм герое була ала, хәтта үзе мультфильм куя ала. Павильонда тәкъдим ителгән аттракционнарны эшләгәндә VR/AR, RTX technology, virtual mocap, motion capture, 3D анимация һ. б. алдынгы технологияләр кулланылган.
Беренче "Союзмультпарк" Мәскәү шәһәрендә 2021 елның февралендә барлыкка килде. Казандагы «Союзмультпарк» мультимедиа үзәге Мәскәү проектына охшаш, әмма шулай да аның кайбер үзенчәлекләре бар.
Казан "Союзмультпарк" мультимедиа үзәгендә Анимация мәктәбе бар. Биредә төрле яшьтәге укучылар ничек үз персонажларын, компьютер анимациясен булдырырга, шулай ук кул астындагы чаралардан мультфильм ясарга мөмкинлеген өйрәнә.
Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Союзмультфильм»киностудиясе белгечләре катнашында тормышка ашырылды.
Татарстанда «XX гасырның 100 татар җыры» проекты эшләнде, ул музыка аша татар мәдәнияте тарихын чагылдыра. Һәр әсәрнең барлыкка килү тарихы яки контексты турында белешмә бар. Материаллар ике телдә — рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә.
Бу айда «Болгар радиосы» IX Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булды. Татар эстрадасы йолдызларына 30 дан артык «Алтын йолдыз» сыны тапшырылды.
РФ Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты рәисе Елена Ямпольская һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачык диалог форматында Татарстан халкының сорауларына җавап бирделәр. Алар мәдәният өлкәсе киләчәге турында сөйләделәр.
Иртәгә 28 декабрь 11.00 сәгатьтә Татар-информ МА Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабеев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Бердников катнашында матбугат конференциясе узачак. Очрашуда сүз «Окно в будущее» проекты турында барачак. Проект кысаларында яшь рәссамнарга Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Проект төркеменә балалар рәсем мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, техникумнар, училищелар һәм лицейлардан 80 мөгаллим керде.
Проектның асылы: балалар рәсем мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, сәнгать техникумнары, училище һәм лицейларының югары сыйныф укучылары арасында (барлыгы 25 белем бирү учреждениесе), остазлар җитәкчелегендә (рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать) өлкәсендә конкурс үткәрү. Сайлап алынган иҗади эшләр нигезендә яхшы хезмәтләрдән торган (100 данә) күргәзмә оештырылачак. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең сәнгать-эксперт Советы тарафыннан конкурста 30 лауреат сайланачак.
2022 елның гыйнварында остазлар һәм лауреатлар Казанда конференциядә катнашачак. Өч көн эчендә Казан Ратушасы галереясендә конкурска йомгак ясалачак, катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Анда яшь рәссамнар яңа креатив технологияләр турында белем алачак.
Конкурс күргәзмәләре Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендә узачак. Беренче этапта проект Татарстанда, алга таба Идел буе территориясендә дә уздырылачак.
2022 елда «Киләчәк көзгесе» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмы фестивале кабат PRO – форматында иң яхшы катнашучыларга грантлар бирү белән йомгакланачак.
Чара Горно-Алтай шәһәрендә узачак, анда 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге, киноҗитештерү белән кызыксынучы һәм үз фильмнарын төшерүче балалар студиясе вәкилләре, шулай ук киноиндустрия педагоглары һәм профессионаллары җыелачак.
Фестиваль 26 марттан 2 апрельгә кадәр, офлайн һәм онлайн режимда узачак. Традиция буенча мәгариф һәм мәдәни программа каралган.
Иң кызыклы конкурс фильмнарын тәкъдим иткән һәм форум барышында үзләрен аеруча актив күрсәткән катнашучылар кино төшерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алу яки профильле белем алу өчен грантлар алачак. Әлеге финанс ярдәмнең күләме 50-150 мең сум тәшкил итәчәк, шул ук вакытта гомуми грант фонды 2,5 миллион сум тәшкил итә.
Рәсми сайт: зеркалобудущего.рф
Матбугат хезмәте: zbfestival@gmail.com
Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең «Шаян» халык хореография коллективына «Халык иҗатының атказанган коллективы» исеме бирелде
2021 елда коллектив оешуга 45 ел, бию коллективы 1976 елда Менделеевск шәһәрендә оештырыла. Коллективка нигез салучы, аның җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты Нәкыя Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта коллективта өч йөздән артык бала шөгыльләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары һәм эшләүче яшьләр.
«Тархан» 2021 тарихи-мәдәни конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Тапшырырга ашыгыгыз!
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Бөтендөнья мәдәни мирасы һәм тарих фәннәре Югары мәктәбе белән берлектә «Тархан» 2021 тарихи-мәдәни конкурсын игълан итте.
Конкурс Татарстан һәм төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә, шулай ук өлкән һәм урта мәктәп яшьләре арасында уку һәм Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
КОНКУРС НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.
Төп приз: конкурста җиңүче һәм призерлар Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Тарих» (шифр 46.03.01) юнәлеше буенча «Төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай керү хокукына ия була.*
Теркәлү һәм беренче онлайн-тур сайтта: univer.tatar/tarhan/ (1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр уза).
Конкурс ике турда уза.
I тур, читтән торып – тест узу һәм бирелгән темага эссе язу.
II тур, көндезге–телевизион**, 4 этаптан тора: финалның 1/8, 1/4, 1/2 һәм финал.
Күп этаплы интеллектуаль телевизион шоу нәтиҗәләре буенча «Тархан» конкурсы жюри әгъзалары 3 призерны билгеләячәк.
* Ташламалар 2022 һәм 2023 елларда кабул итү кампаниясе өчен гамәлдә.
** Көндезге турның барлык конкурс сынаулары онлайн-трансляция белән үрелеп барачак һәм телевизион версиясе булачак. Instagram – tarhan_konkurs.