25 декабрьдән Милли музейда 1910 елгы Казан буенча виртуаль экскурсияләр — «Переходъ» проекты башлана.
«Переходъ» – 111 ел элек булган шәһәребез буйлап сәяхәт итү. Сез кәнәфигә утырасыз, виртуаль чынбарлык шлемын киясез һәм үткәннәргә чумасыз.
Бу ХХ гасырның 1910-1920 еллардагы Казанны күрү проекты. Проект өстендә тарихчылар, археологлар, реставраторчылар, VR программалаштыру һәм визуализацияләү белгечләре эшләде.
Иске Казан буйлап йөрүне өр яңа VR-күзлек тәэмин итә, сәяхәтне РФ атказанган артисты Владимир Еремин алып бара. Тагын да үзенчәлекле мөмкинлек: үткәнне һәм хәзергене чагыштыру өчен бер төймәгә басу җитә.
10+
Дәвамы – 30 минут
Алдан язылу сорала +7 (987) 219-04-26.