Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсының иң яхшы әсәрләре күргәзмәсе ачылды, шулай ук фотоконкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
2021 елда конкурста профессиональ фотографлар һәм Россиянең сигез регионыннан һәвәскәрләр дә катнашты, 400 дән артык эш тәкъдим ителде. Барлыгы-44 конкурсант. Катнашучылар өч номинациядә ярышты: "Болгар. Идел буенда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел», «Гореф-гадәтләр һәм йолалар" һәм "Халык-гамәли сәнгате".
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады.
Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында күргәзмә 2021 елның 27 декабренә кадәр эшләячәк.