Болгар шәһәренең авылара үзәк китапханәсендә татар каллиграфиясенә багышланган күргәзмәсе ачылды

2021 елның 24 декабре, җомга

Болгар шәһәренең  авылара үзәк китапханәсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатчан гранты кысаларында «Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция оештырды.

Татар каллиграфиясе сәнгате тамырлары белән чал тарихка барып тоташа һәм бүгенге көнгә кадәр үсә. Күргәзмәдә гарәп, латин графикасы, рун язуы, шулай ук кириллица, кытай каллиграфиясе, заманча гарәп типографикасы кушылмасын күрергә мөмкин.

Күргәзмәнең рәссамы - яшь каллиграф, Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты студенты, Россия һәм халыкара күргәзмәләр һәм конкурслар лауреаты Айзат Минһаҗи.

Күргәзмәне ачу уңаеннан 2021 елның 24 декабрендә Болгар шәһәренең  авылара үзәк китапханәсендә киң катлам җәмәгатьчелеккә һәм укучыларга экскурсияләр (оффлайн һәм онлайн) һәм лекцион-гамәли цикл оештырылды. Тамашачылар  «Борынгы төрки язуы белән танышу» һәм «Татар каллиграфиясе сәнгатен үстерү» темаларына багышланган лекцияләр тыңлады һәм «Иске имлә» иске татар графикасы буенча остаханәләрдә булды.

«Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» күргәзмә-инсталляциясе  Болгар шәһәренең  авылара үзәк китапханәсендә 2021 елның 24 декабреннән 2022 елның 24 гыйнварына кадәр эшләячәк. Күргәзмәне китапханәнең эшләү графигы буенча тамаша кылырга була (тулырак - 8 843 47 30 441).

Проектның киләчәге дә билгеле. 2022 елның февраленнән күргәзмә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрының экспозиция зонасында тәкъдим ителәчәк. Әйтергә кирәк, театр картиналарны булдыру мәйданчыгы булды, чөнки биредә махсус җиһазлаштырылган остаханә һәм башка җайланмалар бар.

Белешмә. 2021 елда муниципаль мәдәни оешмаларга «Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм» гранты бирелә. Грантны оештыручы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International