Ирада Әюпова Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты, очрашуда шулай ук КХР Казандагы вице-консулы Пянь Сяоцян һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Җитәкчеләр Кытай һәм Татарстанның мәдәни хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикерләштеләр һәм агымдагы елда мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеккә йомгак ясадылар.

 Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 30 гыйнварына кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләр «Бәхетнең биш символы. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII-XX гасырларда Кытай сәнгатендә изге теләкләр»күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмә Казанда узган елның иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International