Казанда "Союзмультпарк" мультимедиа үзәге Яңа ел алдыннан беренче кунакларны каршы ала

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Союзмультфильм»киностудиясе Директорлар Советы рәисе Юлиана Слащева «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-камилләштерү үзәгендә булды.

Кунакларга югары технологияле 12 аттракционны тәкъдир иттеләр, анда һәркем мультфильм герое була ала, хәтта үзе мультфильм куя ала. Павильонда тәкъдим ителгән аттракционнарны эшләгәндә VR/AR, RTX technology, virtual mocap, motion capture, 3D анимация һ. б. алдынгы технологияләр кулланылган.

Беренче "Союзмультпарк" Мәскәү шәһәрендә 2021 елның февралендә барлыкка килде. Казандагы «Союзмультпарк» мультимедиа үзәге Мәскәү проектына охшаш, әмма шулай да аның кайбер үзенчәлекләре бар.

Казан "Союзмультпарк" мультимедиа үзәгендә Анимация мәктәбе бар. Биредә төрле яшьтәге укучылар ничек үз персонажларын, компьютер анимациясен булдырырга, шулай ук кул астындагы чаралардан мультфильм ясарга мөмкинлеген өйрәнә.

Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Союзмультфильм»киностудиясе белгечләре катнашында тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International