«Тархан» 2021 тарихи-мәдәни конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 26 декабре, якшәмбе

«Тархан» 2021 тарихи-мәдәни конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Тапшырырга ашыгыгыз!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Бөтендөнья мәдәни мирасы һәм тарих фәннәре Югары мәктәбе белән берлектә «Тархан» 2021 тарихи-мәдәни конкурсын игълан итте.

Конкурс Татарстан һәм төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә, шулай ук өлкән һәм урта мәктәп яшьләре арасында уку һәм Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

КОНКУРС НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.

Төп приз: конкурста җиңүче һәм призерлар Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Тарих» (шифр 46.03.01) юнәлеше буенча «Төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай керү хокукына ия була.*

Теркәлү һәм беренче онлайн-тур сайтта: univer.tatar/tarhan/ (1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр уза).

Конкурс ике турда уза.

I тур, читтән торып – тест узу һәм бирелгән темага эссе язу.

II тур, көндезге–телевизион**, 4 этаптан тора: финалның 1/8, 1/4, 1/2 һәм финал.

Күп этаплы интеллектуаль телевизион шоу нәтиҗәләре буенча «Тархан» конкурсы жюри әгъзалары 3 призерны билгеләячәк.

* Ташламалар 2022 һәм 2023 елларда кабул итү кампаниясе өчен гамәлдә.

** Көндезге турның барлык конкурс  сынаулары онлайн-трансляция белән  үрелеп барачак һәм телевизион  версиясе булачак. Instagram – tarhan_konkurs.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International