Татарстанда креатив яшьләр өчен «Окно в будущее» проекты старт ала

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Иртәгә 28 декабрь 11.00 сәгатьтә Татар-информ МА Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабеев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Бердников катнашында матбугат конференциясе узачак. Очрашуда сүз «Окно в будущее» проекты турында барачак. Проект кысаларында яшь рәссамнарга Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Проект төркеменә балалар рәсем мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, техникумнар, училищелар һәм лицейлардан 80 мөгаллим керде.

Проектның асылы: балалар рәсем мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, сәнгать техникумнары, училище һәм лицейларының югары сыйныф укучылары арасында (барлыгы 25 белем бирү учреждениесе), остазлар җитәкчелегендә (рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать) өлкәсендә конкурс үткәрү. Сайлап алынган иҗади эшләр нигезендә яхшы хезмәтләрдән торган (100 данә) күргәзмә оештырылачак. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең сәнгать-эксперт Советы тарафыннан конкурста 30 лауреат сайланачак.

2022 елның  гыйнварында остазлар һәм лауреатлар  Казанда конференциядә катнашачак. Өч көн эчендә Казан Ратушасы галереясендә конкурска йомгак ясалачак, катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Анда яшь рәссамнар яңа креатив технологияләр турында белем алачак.

Конкурс күргәзмәләре Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендә узачак. Беренче этапта проект Татарстанда, алга таба Идел буе территориясендә дә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International