РФ Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты рәисе Елена Ямпольская һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачык диалог форматында Татарстан халкының сорауларына җавап бирделәр. Алар мәдәният өлкәсе киләчәге турында сөйләделәр.
"Цифрлы мәдәният" проекты кысаларында 500 виртуаль концерт залы булдыру, мультимедиа гидларын кертү, яшьләр арасында, шул исәптән интернет аша мәдәни тәрбия алып бару бурычлары куелды.
Ирада Әюпова Татарстанда Пушкин картасы буенча сатылган билетлар саны буенча регион беренче урынны яулавын әйтеп үтте, аларның саны 272 меңнән артып китте.
Мәдәният комитеты рәисе киләсе елда ил бюджетына Пушкин картасын тормышка ашыру өчен 16 млрд.сум акча салынуын, ә 2024 елга бу сумма 25 млрд. сумга кадәр артачак дип белдерде. Программаны камилләштерү өстендә эш алып бару зарурлыгын да искәртеп үтте.