Интерактив бәйрәм программасы Раштуаны каршылауга багышланган, аны бәйрәм итү традицияләрен саклауда безнең төбәктә фольклор-этнография коллективлары актив роль уйный.
Бәйрәмдә кунаклар Казанның «Верес» фольклор ансамбле белән бергә күңел ача, бии, җырлый, импровизацияләнгән урам тамашаларында катнашачаклар. Шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендә җирле яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре, тормыш көнкүреше танышачак һәм урамнар буйлап йөрү, халык уеннары белән бергә чәй эчү һәм сыйлану белән тәмамланачак. Чарада утрау-шәһәрчекнең архитектура ансамбле чыгышлары да кунакларга бәйрәм көефен өстәр дип көтелә.
Раштуа бәйрәме 7 гыйнварда 14.00, 16.00 сәг. узачак.
Билетлар: https://kzn.kassir.ru/prazdniki/interaktivnaya-prazdnichnaya-programma-rojdestvo-v-sviyajske
«Пушкин картасы» белән түләү мөмкинлеге бар.
Белешмәләр өчен телефон: 89870030747.
Татарстанда урман һәм кеше турында фильм төшерелде. Кеше һәм урман мөнәсәбәтләре арасында уртаклылыкны табу турында фикерләү тикшеренү фильмы.
Буа районының Черки - Килдураз авылында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның күренекле рәссамы, монументалист Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды.
Бүген Казанның Чехов урамында урнашкан 53нче йортында Татарстан Республикасының беренче вице-президенты, ТР Дәүләт Советының элеккеге рәисе һәм 1998-2003 елларда Евросоюзда РФ вәкиле булган Василий Лихачевка мемориаль такта ачылды. 2022 елның 5 гыйнварында аңа 70 яшь тулган булыр иде.
Татарстан Республикасында 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турында белешмәлек.
Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Мәдәният тармагының барлык хезмәткәрләренә уңышлы һәм җаваплы эшчәнлекләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Узып баручы катлаулы елны сез лаеклы үттегез, яңа форматларга җайлаша алдыгыз, хәтта күп очракларда әлеге ысулларны, эш формаларын үзегез уйлап таптыгыз.
Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» буенча төзелгән килешүләр саны һәм сатылган билетлар саны буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.
2021 елның 29 декабренә «PRO.Мәдәният.РФ» порталында Татарстан Республикасының 243 оешмасы теркәлгән (44 дәүләт, 170 муниципаль, 24 шәхси һәм 5 коммерцияле булмаган оешма), шул исәптән түбәндәге юнәлешләр: мәдәният сарайлары һәм клублар – 84, музейлар һәм галереяләр – 57, театрлар – 23, концерт мәйданчыклары – 19, белем бирү мәйданчыклары – 14, китапханәләр – 11, башка юнәлешләр буенча – 35).
Агымдагы елның 20 декабренә Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» буенча төзелгән шартнамәләр саны буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 4 нче урында. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 153 690 шартнамә төзелгән.
«PRO.Мәдәният.РФ» Порталында программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле барлыгы 3 118 вакыйга урнаштырылган.
Декабрь аена Мәдәният.РФ порталында 1799 расланган вакыйга бар. Декабрь аенда планлаштырылган расланган вакыйгалар категорияләр буенча: 520 вакыйга (мастер-класслар, лекцияләр), спектакльләр-384, очрашулар – 358, экскурсияләр – 199, концертлар – 167, күргәзмәләр – 124 һәм башка вакыйгалар – 47.
2021 елның 1 сентябреннән 24 декабренә кадәр дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан барлыгы 134 млн. сумлык 290 меңнән артык билет сатылган.
2022 елның 1 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Шаляпин стипендиясен алуга гаризалар кабул ителә.
Номинантларның чыгышлары, видео һәм характеристикаларын (ким дигәндә ике әсәр) 420015, Казан шәһәре, Горький урамы, 10 (А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее) e-mail: marian_74@mail.ru,musgorky@mail.ru электрон адресларына юлларга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон:+7 (843) 238-47-78, +7 986 713-02-07.
Стипендияне тапшыру буенча оештыру комитеты утырышы 2022 елның февраль башында узачак. Гыйнвар аенда утырыш вакыты һәм оештыру комитеты составы игълан ителәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының иҗат берлекләре тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә кандидатуралар буенча фикер алышу оештырыла.
Ташкентта «Казан шәһәре җыелышларында Алишер Нәваи кулъязмалары» программасын тәкъдир иттеләр. Чараны Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгы һәм А.Нәваи исемендәге Үзбәкстан Республикасының Милли китапханәсе оештырды.
Татарстан галимнәре Алишер Нәваиның фәлсәфи-шигъри мирасына зур игътибар бирәләр, ул төрки әдәби тел үсешенә алыштыргысыз өлеш керткән шәхес. Казан урамнарының берсе бөек шагыйрь исемен йөртә.
"Казан җыелышларында Алишер Нәваи кулъязмалары" каталог-альбомын әзерләүдә (Мәскәү-Казан, 2021 ел) Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләре катнашты. Автор-төзүче-Көнчыгыш дәүләт музее генераль директоры урынбасары (Мәскәү шәһәре) Илья Зайцев.