Татарстан Республикасы Милли музеенда беренче «Музыкаль пәнҗешәмбе" татар композиторы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм уку йортының беренче ректоры Нәҗип Җиһановның туган көненә багышланган.
15 гыйнварда Нәҗип Гаяз улының тууына 111 ел тула.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты һәм Казан консерваториясе студентлары башкаруында илебез һәм чит ил композиторларының инструменталь музыкасы яңгыраячак.
15 гыйнвар, 14.00 һәм 16.00 сәг.
Татарстан Республикасы Милли музее, 2 кат
12 гыйнвар Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк сәясәте, мәгариф һәм проект идарәсе Департаменты директоры урынбасары Ольга Юркова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан дәүләт консерваториясенең укыту эшләре буенча проректоры Ринат Халитов Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар.
Кунакларны Казан мәдәният институты ректораты әгъзалары озатып йөрде.
Визит вакытында кунаклар Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары һәм студентлары, вуз волонтерлары, Абилимпикс милли чемпионатында алтын медаль яулаган, күп тапкырлар җиңүче булган Илина Баймуртова, «Таврида» грант конкурсында җиңүче Идалия Җиһаншина, Татарстан Республикасында Ел иреклесе Лиана Фәйзуллина белән очраштылар.
Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты Администрациясенең эчке сәясәт Идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, РФ мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Ольга Ярилова, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, үзәкләштерелгән дини оешма җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Кол Шәриф мәчетендә тантаналы чара узды, Изге Коръән кулъязмалары исемлеген (мөсхафә) язуга башлангыч бирелде.
Утырышта Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү Россия дәрәҗәсендә үткәрелүен билгеләп үтте. Узган ел федераль оештыру комитеты төзелде, аның җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Аның урынбасары итеп федераль оештыру комитетында Рөстәм Миңнеханов куелды. Шулай ук республика оештыру комитеты да булдырылды. Зур әзерлек эшләре башкарылды, төп чараларның федераль планы расланды, республика планы проекты формалаштырылды.
Республика чаралары планы турында ТР Премьер-министры урынбасары, республика оештыру комитеты рәисе урынбасары Васыйл Шәйхразиев җентекләп сөйләде. Төп чаралар планы төрле фәнни, иҗтимагый, мәдәни-массакүләм чаралар комплексын үз эченә ала.
2022 елның 19-21 маена планлаштырылган зур очрашулар һәм чаралар арасында ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» Халыкара икътисад саммиты, татар дин әһелләре форумы, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы исемендәге җәмигъ мәчетенә нигез салу һәм «Изге Болгар җыены» бар. Алар мөселман илләреннән килгән делегацияләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил һәм Россия мөселман эшлеклеләре, татар диаспоралары вәкилләре катнашында аеруча зур масштабта уздырылачак. Чаралар барышында Россия мөселманнарының үткәнен һәм хәзергесен аңлауга, аларның Россия дәүләтчелеген һәм мәдәниятен формалаштыруга керткән өлешләренә игътибар биреләчәк.
Шулай ук утырышта катнашучыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү логотибы проекты тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов логотипны хупларга һәм аны федераль оештыру комитеты игътибарына тәкъдим итәргә игълан итте.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә төп бурыч – исламның традицион кыйммәтләрен саклап калу, дип ассызыклады.
Кичә Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк сәясәте, мәгариф һәм проект идарәсе Департаменты директоры урынбасары Ольга Юркова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә булдылар. Кунакларны Казан консерваториясе ректораты әгъзалары озатып йөрде.
Очрашу Казан консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе бинасыннан – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын караудан башланды. Аннан соң делегация консерваториянең төп уку корпусына юнәлде.
Шулай ук Россия һәм Татарстан мәдәният министрлыклары вәкилләре консерваториянең Кече һәм Орган залларында булдылар.
15 гыйнвар Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә "XX гасырның 100 татар җыры" проектын тәкъдир итәчәкләр.
Узган ел ахырында 9нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Yummy Music» лейблы «XX гасырның 100 татар җыры» сайтын булдырды.
Сайт өстендә эшләгәндә алар төрле эксперт- композиторлар, мәдәният белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, җырчылар белән аралаштылар һәм әңгәмәләр нәтиҗәсендә XX гасыр музыкасы турында, татар эстрадасының сәхнәдәге яңгырашы, аның дөньяга таралу юнәлешләрен ачыкладылар.
Гасыр дәвамында татар эстрадасы камилләшкән һәм баеган, үзгәргән, шул ук вакытта нидер югалкан, нидер өстәлгән.
Сайтны булдыру инициаторы, музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов белән бергә килгән кунаклар XX гасырның 20 татар җырын тыңлаячак. Әлеге җырларның бер өлеше архив версиядә һәм винилдан гыйбарәт, аларны ишетүдән соң сезнең татар эстрадасына карашыгыз үзгәрәчәк.
Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында Россия музейлары буенча гид - Артефакт барлыкка килде. Цифрлы платформада хәзер «Татарстанда классик сәнгать коллекциясе» күргәзмәсе эшли.
1 гыйнвардан «Пушкин картасы» номиналы 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, 1 февральдән «Пушкин картасы» буенча мәдәни чаралар исемлеген киңәйтү турында карарга РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
Бүген Петрозаводск шәһәрендә Россия милли театрлары Ассоциациясе конференциясе ачылды. Чарага илнең төрле төбәкләреннән 31 театр вәкиле җыелды. Татарстан Республикасы делегациясен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкләде. Делегация составына Г.Кариев исемендәге театр директоры Луиза Шарова, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев керде.
Конференциядә катнашучылар Россиядә милли театрларның хәзерге торышы, шулай ук театрның заманча мәгълүмати киңлектәге позициясе турында фикер алыша.
Конференция кысаларында Карелиянең Милли театрында Ассоциация эшенең төп принципларын билгели торган Меморандумга кул куелды.
«Бер дулкында» -яңа уртак программа шулай дип атала.
12 гыйнварга планлаштырылган концерт төркемнең 25 еллыгы уңаеннан зур музыкаль марафонга старт бирәчәк. Программага төркем тарафыннан чирек гасыр дәвамында язылган җырлар, шулай ук берьюлы берничә премьера кертелгән. Иншалар белән композитор Ильяс Камал шөгыльләнә.
Концерт 12 гыйнвар 19:00 сәг башлана.
С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы, Ирек мәйданы, 3.
Иртәгә 2022 елның 11 гыйнварында, 11.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында «Яңа ел каникуллары чорында Татарстан Республикасында мәдәни һәм массакүләм чаралар үткәрү нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг узачак.
Катнашалар:
Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Әдһәмова Юлия Ильдар кызы – ТР мәдәният министры урынбасары
БАЛАХОНЦЕВА Айгөл Евгений кызы – ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары
СЕРГЕЕВ Сергей Валентин улы-Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы
АБЗАЛОВ Азат Искәндәр улы-Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы
Хөрмәтле коллегалар, брифингта катнашырга чакырабыз.