1 гыйнвардан «Пушкин картасы» номиналы 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, 1 февральдән «Пушкин картасы» буенча мәдәни чаралар исемлеген киңәйтү турында карарга РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
Киләсе айдан «Пушкин картасын» театр, музей һәм концерт залларында гына түгел, кинотеатрларда да кабул итәчәкләр. Яшьләр Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды ярдәме белән булдырылган Россия фильмнарына ел дәвамында 2 мең сумлык билет сатып алалачак.
Әлеге карар турында Михаил Мишустин 2021 елның декабрендә узган Россия кинематографиясен үстерү Хөкүмәт советы утырышында игълан иткән иде. Ул Россиядә талантлы режиссерлар, сценарий язучылар, актерлар күп булуын билгеләп үтте. Дәүләт ярдәме белән яшьләр аларның иҗаты белән тагын да якынрак һәм ешрак таныша алачак.
РФ Хөкүмәте Рәисе М.Мишустин РФ Мәдәният министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгына 1 февральгә кадәр «Пушкин картасы» программасы кысаларында ватан фильмнарына билетлар сатып алу өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итүләрен сорады.
Яшьләр өчен булдырылган банк «Пушкин картасы» ярдәмендә мәдәни чараларга билетлар сатып алырга мөмкин. Банк картасына акчаны дәүләт күчерә. Әлеге программа 2021 елда Россия Президенты инициативасы белән эшли башлады һәм популярлык казанды. Дүрт ай эчендә әлеге программада 3,7 миллион кеше катнашты, 2 млрд.сумнан артык бәягә билетлар сатып алынды.