12 гыйнвар Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк сәясәте, мәгариф һәм проект идарәсе Департаменты директоры урынбасары Ольга Юркова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан дәүләт консерваториясенең укыту эшләре буенча проректоры Ринат Халитов Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар.
Кунакларны Казан мәдәният институты ректораты әгъзалары озатып йөрде.
Визит вакытында кунаклар Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары һәм студентлары, вуз волонтерлары, Абилимпикс милли чемпионатында алтын медаль яулаган, күп тапкырлар җиңүче булган Илина Баймуртова, «Таврида» грант конкурсында җиңүче Идалия Җиһаншина, Татарстан Республикасында Ел иреклесе Лиана Фәйзуллина белән очраштылар.