Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында республика оештыру комитетының утырышы узды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты Администрациясенең эчке сәясәт Идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, РФ мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Ольга Ярилова, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, үзәкләштерелгән дини оешма җитәкчеләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Кол Шәриф мәчетендә тантаналы чара узды, Изге Коръән кулъязмалары исемлеген (мөсхафә) язуга башлангыч бирелде.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү Россия дәрәҗәсендә үткәрелүен билгеләп үтте. Узган ел федераль оештыру комитеты төзелде, аның җитәкчесе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Аның урынбасары итеп федераль оештыру комитетында Рөстәм Миңнеханов куелды. Шулай ук республика оештыру комитеты да булдырылды. Зур әзерлек эшләре башкарылды, төп чараларның федераль планы расланды, республика планы проекты формалаштырылды.

Республика чаралары планы турында ТР Премьер-министры урынбасары, республика оештыру комитеты рәисе урынбасары Васыйл Шәйхразиев җентекләп сөйләде. Төп чаралар планы төрле фәнни, иҗтимагый, мәдәни-массакүләм чаралар комплексын үз эченә ала.

2022 елның 19-21 маена планлаштырылган зур очрашулар һәм чаралар арасында ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» Халыкара икътисад саммиты, татар дин әһелләре форумы, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы исемендәге җәмигъ мәчетенә нигез салу һәм «Изге Болгар җыены» бар. Алар мөселман илләреннән килгән делегацияләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил һәм Россия мөселман эшлеклеләре, татар диаспоралары вәкилләре катнашында аеруча зур масштабта уздырылачак. Чаралар барышында Россия мөселманнарының үткәнен һәм хәзергесен аңлауга, аларның Россия дәүләтчелеген һәм мәдәниятен формалаштыруга керткән өлешләренә игътибар биреләчәк.

Шулай ук утырышта катнашучыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү логотибы проекты тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов логотипны хупларга һәм аны федераль оештыру комитеты игътибарына тәкъдим итәргә игълан итте.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә төп бурыч – исламның традицион кыйммәтләрен саклап калу, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International