Кичә Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк сәясәте, мәгариф һәм проект идарәсе Департаменты директоры урынбасары Ольга Юркова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә булдылар. Кунакларны Казан консерваториясе ректораты әгъзалары озатып йөрде.
Очрашу Казан консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе бинасыннан – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын караудан башланды. Аннан соң делегация консерваториянең төп уку корпусына юнәлде.
Шулай ук Россия һәм Татарстан мәдәният министрлыклары вәкилләре консерваториянең Кече һәм Орган залларында булдылар.