Татар эстрадасына яңа караш

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвар Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә "XX гасырның 100 татар җыры" проектын тәкъдир итәчәкләр.

Узган ел ахырында 9нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Yummy Music» лейблы «XX гасырның 100 татар җыры» сайтын булдырды.

Сайт өстендә эшләгәндә алар төрле эксперт- композиторлар, мәдәният белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, җырчылар белән аралаштылар һәм әңгәмәләр нәтиҗәсендә XX гасыр музыкасы турында, татар эстрадасының  сәхнәдәге яңгырашы, аның дөньяга таралу юнәлешләрен ачыкладылар.

Гасыр дәвамында татар эстрадасы камилләшкән һәм баеган, үзгәргән, шул ук вакытта нидер югалкан, нидер өстәлгән.

Сайтны булдыру инициаторы, музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов белән бергә килгән кунаклар XX гасырның 20 татар җырын тыңлаячак. Әлеге җырларның бер өлеше архив версиядә һәм винилдан гыйбарәт, аларны ишетүдән соң сезнең татар эстрадасына карашыгыз үзгәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International